news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән ир-ат хөкем ителгән

Кукмара районы Дөньяви судының Ядегәр авылында яшәүче 26 яшьлек Р.Б.ка карата хөкеме үз көченә кергән

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Кукмара районы Дөньяви суды Ядегәр авылында яшәүче 26 яшьлек Р. Б. ка карата җинаять эшен караган. Ул РФ Җинаять Кодексының 157 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган суд карары буенча балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен акча түләүдән баш тарту җинаятендә гаепләнә.
 2008 нче елның сентябреннән бирле Б. 2005 нче елгы улы өчен алимент түләмәгән. Бурычның күләме 118 мең сумны тәшкил иткән.
 Суд Б.ны гаепле дип таныган. Аңа кеременең 10 процент өлешен дәүләт файдасына калдыру шарты белән 6 ай дәвамында төзәтү эшләре билгеләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot