news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында балалар "Татар кызы-2019" бәйгесендә көч сынашты

Зур Сәрдек балалар бакчасында төрле авыллардан килгән 12 кыз үз осталыкларын күрсәтте.

Кукмара районында балалар "Татар кызы-2019" бәйгесендә көч сынашты
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 1 апрель, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Март аенда Зур Сәрдек "Әкият" балалар бакчасында "Татар кызы-2019" бәйгесе булды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Биредә Адай, Аш-Буҗи, Купка, Чишмәбаш, Зур Сәрдек һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 12 кыз бала үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Иң беренче бәйге "Үзем турында үзем" дип аталды. Һәрбер катнашучы гаиләсе хакында, гаилә әгъзаларының шөгыльләре турында бәян итте. Икенче бәйге – "Әнием белән бергәләп". Кызлар әниләре ярдәме белән тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Өстәлгә 12 төрле тәм-том тезелеп куелды. Катнашучылар ризык пешерү серләрен ачтылар, оста итеп сөйләп тә бирделәр.

Иҗади бәйгедә алар төрле сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Зур Сәрдек кызы, 5 яшьлек Айсылу Фәттахова көянтә-чиләкләр белән биеп тә алды. Аннан табышмаклар әйтешеп, бераз ял иттеләр, "Түбәтәйле" уенын бик матур итеп тәкъдим иттеләр.

Иң ахыргы бәйге "Әбиемнең серле сандыгы" дигән иде. Һәр гаиләдә әби-бабалардан, туганнардан калган истәлекләр ядкәр итеп саклана. Кызлар халкыбызның күңел җәүһәрләре, җаны хакында сөйләүче чигүле түбәтәйләр, кулъяулык, ашъяулык, чулпы, беләзек, алкалар белән таныштырды. Ә әти-әниләре исә буыннан-буынга калып баручы шәл бәйләү, итек басу осталыкларын ачты.

Бәйге тәмамлангач, һәр катнашучыга Мактау кәгазе һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, "Ак калфак" оешмасы тарафыннан бирелгән ике калфак үз җиңүчеләрен тапты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100