news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында балалар бакчасында янгын булган

Нәтиҗәдә 158 квадрат метрлы бина кара күмергә әйләнә

(Кукмара, 9 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 гыйнвар көнне 23 сәгать тулып китүгә Түбән Комар авылының Нагорная урамында урнашкан балалар бакчасы бинасының януы турында хәбәр алына, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җиткәндә, бина эчке яктан янып, ялкын түбәгә күчкән була. Нәтиҗәдә 158 квадрат метрлы бина кара күмергә әйләнә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Әлеге бина башка корылмалардан аерым тору сәбәпле, ут таралу куркынычы янамаган.

Әлеге очрак буенча экспертиза билгеләнеп, тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot