news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында авыл халкы көче белән уен мәйданчыгы ясалган

Анда батут, атынгыч һәм төрле уеннар өчен җиһазлар куелган.

(Кукмара, 7 август, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә Зур Кукмараның Майская урамында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылган. Аны ясауга шушы урамда яшәүче эшмәкәр Риф Шәмсетдинов һәм урам халкы бик күп көч куйган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Иң элек урамдагы ташландык урын чүп-чардан чистартылып, анда ком, вак таш түшәлгән. Мәйданчыкның алгы өлешенә бетон җәелеп, шомартылган. Балаларга уйнарга батут, атынгыч һәм башкалар куелган.

"Уен мәйданчыгын ачу, чын мәгънәсендә урам бәйрәменә әверелде. Ул авыл үзешчәннәренең көче ярдәмендә әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды, - дип хәбәр итте Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев. – Бәйрәм бик матур салют белән тәмамланды. Балаларны сөендереп, шундый изге эш башкарган Риф Шәмсетдиновка һәм урам халкына бик зур рәхмәт".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100