news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында "Автобус 14..30" акциясе башланды

"Галстуксыз" форматтагы акциядә катнашучылар Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре белән аралашты.

Кукмара районында "Автобус 14..30" акциясе башланды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 13 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Кукмарага гадәти булмаган арт-объект рәвешендә автобус килде. "Автобус 14..30" акциясен Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

12 августтан 6 сентябрьгә кадәр республиканың һәр районында үтәчәк акциядә министрлык һәм яшьләр инициативасы төркеме вәкилләре яшьләр белән очрашачак.

Әлеге проектның җитәкчесе Алла Абросимова сүзләренчә, автобус пассажирларына 14-30 яшь.

- Акция республиканың барлык шәһәрләре буенча үтәчәк автобус турыннан гыйбарәт. Анда без ачык мәйданчыкта, "галстуксыз" форматта, яшьләр белән аралашабыз, - диде ул. – Яшьләр исә районда яшәү шартларын яхшырту өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында үз фикерләрен җиткерә алалар, ә республика министрлыгы һәм район җитәкчелеге бу тәкъдимнәрне игътибарга алачак.

Очрашу Иҗат академиясенең актлар залында узды, анда республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Яшьләр районда массакүләм йөгерешләр, дискотекалар уздыру, театр, тавыш яздыру студиясе булдыру, яшьләр үзәге ачу һәм башка тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Очрашу ахырында катнашучыларга автобуста диджей белән автобуста шәһәр буйлап йөрү мөмкинлеге бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100