news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында 30 меңгә кадәр күркә асрарга планлаштырыла

Моның өчен Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык ферма төзекләндерелә.

Кукмара районында 30 меңгә кадәр күркә асрарга планлаштырыла
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 4 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корабнова). Авыл җирлекләрендә үткәрелә торган халык җыеннары барышында район җитәкчелеге һәрвакыт үз эшен булдырырга теләүчеләргә теләктәшлек күрсәтүе турында җиткерә. Нәфыйк Мәдьяров үткән ел Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, күркә фермасы төзелешенә кереште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шушы көннәрдә район башлыгы Сергей Димитриев та биредәге эш барышы белән танышып кайтты.

"Сентябрь-октябрь айларында биналарны эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Бүгенге көнгә ут-су проблемалары хәл ителде, башня урнаштырылды, җылылык системасын гына көйләп бетерәсебез бар. Бәлки корылмаларны газ белән түгел, ә мич ягып җылыта торган итәрбез. Бина эчендә билгеләнгән температура сакланачак", - дип сөйләде Нәфыйк Мәдьяровның улы Илнур.

Шулай ук өченче, дүртенче корпусларның да түбәсен япканнар. Материаллар, эшче көчләр белән тоткарлыклар юк, бишенче бинаны төзекләндерү өчен дә агач материаллары, стекловата һәм башка кирәк-яраклар кайтартылды, дип сөйләде эш барышын контрольдә тотучы Зефир абый Хөсәенов.

Әлбәттә, монда төзекләндерү эшләре алдагы елларда да дәвам итәчәк. Киләчәктә җиденче корпусны инкубатор итеп файдаланмакчы булалар. Хезмәтне нәтиҗәле итү өчен, сугым заллары кирәклеген дә ассызыкладылар. Билгеле, бу – өстәмә эш урыннары да дигән сүз. Хәзерге вакытта биредә сигез кеше хезмәт куя икән. Башта фермада – 20-30, ә соңрак, тулы көченә эшли башлагач, 50дән артык кешегә хезмәт урыны булыр, дип көтелә.

Бер корпуска - биш-алты мең, икесенә 12 меңләп күркә сыя, диделәр. Ә барлык биналар да торгызылганнан соң, фермада 30 меңгә хәтле кош-корт асрарга планлаштыралар. Алга таба заманча, яңа дүрт бина төзеп куярга уйлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100