news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында 136 пенсионер диспансерлаштыру узган

Ел азагына хәтле кимендә 763 кешене тикшеренү өчен дәваханәгә алып килү планлаштырыла.

Кукмара районында 136 пенсионер диспансерлаштыру узган
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районында "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне район медицина оешмаларына алып килә башладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар сентябрь аеннан диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар узалар. 

Агымдагы чорда диспансерлаштыруны Зур Кукмара, Лельвиж, Ош.Юмья, Манзарас, Мәмәшир, Пычак авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән узган 136 пенсионер узды. Ел азагына хәтле кимендә 763 кешене тикшеренү өчен поликлиникага алып килү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100