news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Зур Сәрдек балалар бакчасына мәдәни десант төшкән

Әлеге чара Россиядә театр елы уңаеннан үткәрелде.

Кукмара районы Зур Сәрдек балалар бакчасына мәдәни десант төшкән
kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/zur-srdek-balalar-bakchasyna-mdni-desant-tshkn

 (Кукмара, 17 июль, "Татар-информ","Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә Кукмара районы Зур Сәрдек авылының “Әкият” балалар бакчасына мәдәни десант төште.

Әлеге чара Россиядә театр елы уңаеннан үткәрелде, аның максаты кече яшьтәге балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү иде. Кечкенәләр төркемендә йөрүче балалар мәдәният хезмәткәрләре башкаруында “Калач” әкиятен тамаша кылдылар.

Аннары нәниләр белән курчаклар ярдәмендә сюжетлы-рольле уеннар оештырылды. Ә зурлар төркеменә йөрүче балалар курчаклар ярдәмендә “Калач” әкиятен үзләре сәхнәләштерделәр. Алар әкияттәге геройларның хис-тойгыларын, халәт-кичерешләрен дөрес тасвирлый белделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot