news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Айнур Гәрәев кубогына хоккей ярышлары булды

Анда Киров өлкәсенең Урта Шөн, Вахит, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи, Олыяз һәм Зур Сәрдек хоккей командалары көч сынашты.

(Кукмара, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы бозында Айнур Гәрәев Кубогына традицион хоккей ярышлары узды, дип хәбәр итә җирле “Хезмәт даны” газетасы.

Инде бишенче тапкыр уздырылган әлеге очрашуга быел Киров өлкәсенең Урта Шөн, Вахит, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи, Олыяз һәм Зур Сәрдек хоккей командалары көч сынашты. Айнур Гәрәев Кубогын Сәрдекбаш командасы яулады. Хоккей "җене" кагылган тамашачылар да көн буе матур хоккей уены карап кинәнде. Сәрдекбаш командасы составында инде танылып өлгергән хоккейчы кызның – Россиянең җыелма командасы уенчысы Фәнүзә Кадыйрованың да уйнавы тамашачыларны сокландырып, уен карарга тартып торды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot