news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы үзара салым программасында иң актив катнашкан төбәк булган

Бу районда 2018 елда республика программасы буенча халыктан 16 миллион сум акча җыелган.

Кукмара районы үзара салым программасында иң актив катнашкан төбәк булган
Солтан Исхаков

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстанның Кукмара районында яшәүчеләр үзара салым программасын гамәлгә ашыруда аеруча зур активлык күрсәткән. Биредә 2018 елда халыктан 16 миллион сум акча җыелган. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бер генә районны да аерып күрсәтәсе килми, чөнки аларның барысы да программада актив катнаша. Шул ук вакытта, Кукмара районын билгеләп үтәргә мөмкин, биредә узган елда 16 миллион сум акча җыйганнар. Мәсәлән, Мөслим районында аның күләме 14 миллион сум тәшкил иткән», – диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин искәрткәнчә, Арча һәм Буа районнарында – 11әр миллион, Актаныш районында – 9 миллион, Тәтеш районында яшәүчеләр 4,2 миллион сум акча җыйган.

«Әйтик, Тәтеш районының Бессоново авылында үзара салым программасы ярдәмендә зиратны төзекләндереп кенә калмаганнар, авыл урамнарына энергия саклый торган лампалар да куйганнар», – дип искәртте Әгъзам Гобәйдуллин.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә Татарстанда яшәүчеләр үзара салым программасы буенча күчерелгән акчаның күләмен ике тапкыр диярлек арттырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100