news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы үзәгендә "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе үтәчәк

Фестиваль программасында маскарад костюмлы-сәхнәләштерелгән йөреш, киез итекләр, киез эшләнмәләр, авыл хуҗалыгы продукцияләре ярминкәсе көтелә.

(Кукмара, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны") 3 гыйнварда Татарстанның Кукмара районы үзәгендәге Җиңү паркы каршында “Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә районның "Хезмәт даны" газетасы.

12.00-15.00 сәгатьләрдә узачак “Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе программасында маскарад костюмлы-сәхнәләштерелгән йөреш, киез итекләр, киез эшләнмәләр, авыл хуҗалыгы продукцияләренең Яңа ел ярминкәсе, халык осталарының күргәзмә эшләре, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары, Кыш бабай һәм Кар кызы, әтәчләр парады, Яңа ел концерты, күңел ачулар, Яңа ел дискотекасы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot