news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы ындырларында - урак өсте

Ураллылар көзге чәчүне төгәлләп тә куйганнар.

(Кукмара, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Без дә быелгы байлык – алтын бөртекләр белән тулы сарайларны күреп кайтыйк, анда хезмәт куючыларның хәлләрен белик дип, “Урал” җәмгыятенең Өлге авылындагы ындыр табагына юл алдык, дип яза җирле басма.

Ашлык киптерү җайланмасы, трактор-машиналар тавышыннан ындыр табагы гөр килеп тора иде. Бөртеклеләрне җыеп аласы соңгы гектарлар калып барса да, басу-кырлардан ашлык олаулары кайту дәвам итә, дилбегәне бушатырга иртәрәк әле игенчеләргә.

-Быел кырчыларның эше тыгыз булды. Уракка соңрак төштек бит, уңыш мул, эш күләме зур, кыска вакыт аралыгында игеннәрне җыеп алырга кирәк. Көзге чәчү, җир сөрү кебек башка мөһим эшләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, - диде хуҗалыкның агрономы Илназ Галәветдинов. - Тугыз комбайн сугуда, берсе игеннәрне егуда эшли, җиде КамАЗ ашлыкны амбарга ташып тора. Бер гектардан уртача 36,5 центнер уңыш чыга. Бүгенге көндә 200 гектарда язгы бодай калып бара, аннан соң кукурузга керешәчәкбез. Аның 463 гектарын – силоска салабыз, 221 гектарын орлыкка суктырачакбыз.

Алга китеп шуны әйтим, ураллылар көзге чәчүне төгәлләп тә куйганнар инде. Барлыгы 450 гектар мәйданның 50 гектарына - тритикале, 113 гектарына – бодай, калганына арыш чәчелгән. 3400 гектар җирнең 750 гектары туңга сөрелгән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100