Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы Янсыбы авылында яңа клуб ачылды
Клуб төзелеше 6 миллион сумнан артыкка төшкән.
(Кукмара, 22 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районы Янсыбы авылында яңа төзелгән клуб куллануга тапшырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
"Менә, ниһаять, илле урынга исәпләнгән клубның ишекләре ачык. Элеккеге клубыбыз бик иске, суык, авария хәлендә иде. Андый бинага кеше җыярга да куркыныч. Моннан өч ел элек ул сүтелеп, аның урынына яңасы төзелә башлады", - диде клуб мөдире Фаил Хәбибуллин.
"Яңа клубны торгызу 6 миллион сумнан артыкка төште. Аның төзелеше муниципаль бюджет хисабына башкарылды, ә чыгымнарның яртысын "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов күтәрде. Эшмәкәр Рөстәм Ганиев клуб территориясен профнастил койма белән әйләндереп алырга булышты, ә "Урал" җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов пәрдәләр белән ярдәм итте", диде ул.
Клубта артистлар өчен дә уңайлыклар булдырылган: киенү-чишенү бүлмәсендә көзгеле җиһазлар куелган. Клубка керү-чыгу юллары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә җайлаштырылган. Яңа бинага китапханә дә урнаштырылды. Клубны Яңа елга бизәп тә куйганнар, кар сыннары да ясаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз