news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Ядегәр авылында "Сәвия" чишмәсе ачылды - фото

Чишмә ачылышы тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев авыл халкын үзара салым акчасын да сәдака итеп күрергә өндәде.

 (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Эльвира Фатыйхова). Бүген Кукмара районы Ядегәр авылында “Сәвия” чишмәсен ачу тантанасы узды. Анда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, район имам-мөхтәсибе Зиннур Сәмигуллин, авылның имамы Гаяз хәзрәт Сабирҗанов, авылның үсешенә зур өлеш керткән күпсанлы иганәчеләр, кайткан кунаклар, авыл халкы катнашты.

Ачылышның нәкъ менә Гарәфә көненә туры китерелүе юктан гына түгел. Җәлил хәзрәт үз чыгышында әйткәнчә: “Кешеләрнең матурлык эшләве, савап гамәлләр кылуы – ул бөтен кешелек дөньясына хезмәт итү. Мөселманнарның иң зур бәйрәме Корбан гаете алдыннан уздырылган бу чара күпләр өчен үрнәк булсын иде”.

"Үзара салымнан да зарланучылар бар. Кайдадыр кеше үз авылын төзекләндерүгә 500 сум да жәлли, югыйсә, сәдака кимендә 10 тапкыр артып кайтыр дигән хәдис бар, - диде Җәлил хәзрәт. - Менә миңа акча сорап киләләр. “Хәзрәт, 50 мең сум биреп кенә тор әле”, - диләр. 5 мең сум сәдака бир син, дип әйтәм. Ул салымны да шул сәдака итеп күрегез, ул сезнең тирә-якны матурлау өчен тотыла. Татарстанда елына җан башына 14 литр аракы эчелә икән, уйлап кына карагыз! Кеше ул акчаларны савап эшләргә тотса, тирә-як нинди матур булыр иде! Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә, ди татар халкы. Ач заманда яшәмибез, хикмәт белән яшәргә омтылырга кирәк, - диде Җәлил хәзрәт һәм икенче көнне булачак Гаетне дә зурлап бәйрәм итәргә чакырды. Гарәфә көнендә барлык догаларның кабул булуын искәртте.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев исә, районда 74 мәчет, 5 чиркәү эшләвен әйтеп, бу вакыйганың районда гына түгел, республика күләмендә үрнәк булуына игътибар итүне сорады. 

“Габделхак” мәчете каршында ук челтерәп агып ятучы бу чишмәнең чыганагы авылдан өч чакрым чамасы ераклыкта урнашкан. Аны бирегә суүткәргечләр белән төшергәннәр. Суы туп-туры инешкә агып китә торган итеп эшләгәннәр. Алдында машиналар туктау өчен мәйданчык та, утырып ял итү өчен эскәмияләре дә бар. 

Чишмәне ясаучылар да, төп иганәчеләр дә - Илнур һәм Илфат Миннебаевлар. Алар бу хезмәтләре белән әниләре исемен мәңгеләштерү йөзеннән аңа Сәвия дип исем биргәннәр (түбәндәге фотода - Сәвия Миннебаева).



Соңгы вакытта иганәчеләр хисабыннан Ядегәрдә бик зур эшләр башкарылды. “Габделхак” мәчетен төзекләндерү генә дә берничә елга сузылды. Аны әлеге мәчет исемен йөрткән Габделхак Каюм улының туганнары башкарып чыкты. Ул Советлар Союзы вакытында ук дәгъват эшләре алып барган дип әһеле. Җәмәгате Наҗия белән, кешеләргә белем бирү өчен, Ядегәр авылына Казаннан ук килеп йөргәннәр. Авылда салынган беренче мәчет тә Габделхак мулла тырышлыгы белән башкарылган. Баш казый Җәлил хәзрәт тә үзенең иң беренче остазы, укытучысы итеп китапларында нәкъ менә аны атый. Бүген Габделхак мулланың уллары, оныклары мәчетне өр-яңадан сафка бастырды. Чишмә төзелешенә дә иганәчелектә аларның өлеше зур.

Берничә миллион сумга төшкән бу сипләү эшләреннән соң авыл халкы мәчетне өр-яңа сыйфатта күрде. Хәзер ул караңгы төннәрне яктыртып, ерактан ук балкып тора, чөнки тыштан да утлар белән әйләндереп алынды. Сүз уңаеннан, авыл мәчетенең уты өчен чыгымнарны аерым иганәче - Рәҗәп Галиев үз өстенә алган. 

Мәчеттә мәдрәсә дә эшли. Анда 50 кеше белем ала. Мәдрәсәне оештыручылар, анда укытучылар да бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә тырышуын әйтте.

Чишмә ачылышы тантанасы ахырында кунакларга сыйлану өчен чәй өстәле әзерләнгән, пылау пешерелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100