news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы ветеранына "Данлы хезмәте өчен" медале тапшырылды

Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 ветеран яши

(Кукмара, 14 август, "Хезмәт даны"). Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Янил авылында яшәүче сугыш ветераны Григорий Платоновка дәүләт бүләге тапшырды. Әлеге бүләк аның республика үсешенә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен хөрмәтне чагылдыра, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Григорий Платонов Янилдә туып-үскән. 1943 елда 17 яшендә сугышка җибәрелә. Украина фронтында элемтәче буларак көрәшә, Кавказ аръягында, Балтыйк буенда була. Туган җиренә бары тик җиде елдан соң гына кайтырга туры килә. Шуннан соң Янил машина-трактор станциясендә, Юдино поселогының паровозлар депосында, Шәмәрдән станциясендә, Удмуртиянең Люга агач әзерләү пунктында, Кукмара карьерында эшләгән. 1962 елдан лаеклы ялга киткәнче электр монтеры булып хезмәт куйган.

Исегезгә төшерәбез: ветераннарны бүләкләү карары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Безнең районда алар 24. Бүген медальләр шулай ук Кенәбаш авылыннан Әкбәр Хәйретдиновка, Яңа Комардан Баймет Баязитовка, Югары Комардан Екатерина Петровага тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100