news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы ветераннары кичке шәһәр буенча экскурсиягә чыкты

Алар шәһәребезнең бизәлешен карадылар, "Син Кукмараны беләсеңме?" дигән конкурс-викторина сорауларына җавап бирделәр.

(Кукмара, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының актив ветераннары, "Россия пенсионерлар берләшмәсе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлек әгъзалары оешма җитәкчесе Артур Зәкиев һәм урынбасары Римма Әхмәдиева белән берлектә кичке Кукмара буенча экскурсиягә чыктылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Алар шәһәребезнең бизәлешен карадылар. Кукмара киез итек-киез комбинатында, металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, чаңгы шуу комплексында булып, 2017 елда башкарылган эшләр белән таныштылар. Артур Зәкиев экскурсиядә катнашучыларны райондагы яңа төзелешләр белән таныштырды, ә Римма Әхмәдиева "Син Кукмараны беләсеңме?" дигән конкурс-викторина әзерләгән иде. Экскурсия һәркемдә күңелле хатирәләр калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot