news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта районнар башлыклары катнашында семинар булды

Әлеге хуҗалык көн саен 57 тонна сөт сава.

(Кукмара, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында район башлыклары һәм агрохолдинг җитәкчеләре өчен "Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" дигән темага өйрәнү формасында семинар үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның сөтчелек комплексында булдылар, сөт җитештерү һәм бозау үстерү технологиясе белән таныштылар.

-Безнең хуҗалыкка хуҗалык җитәкчеләренең күп килгәне бар, ә мондый масштабта семинарны беренче тапкыр үткәрәбез, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, чарада катнашучыларны сәламләп. - Безнең 5233 гектар сөрүлек җирләребез бар, 4460 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 1780е – савым сыерлар. Хәзерге вакытта көндәлек савым 57 тоннаны тәшкил итә.

Вахитов исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада иң алдынгы хуҗалыклардан санала. Биредә тәҗрибә туплар, өйрәнер өчен дә мәгълүмат җитәрлек. Хәтта семинарда катнашучы җитәкчеләр дә мондагы хәлләргә соклануын яшермәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot