news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Вахит авылында районара "Сәламәтлек" спартакиадасы үткәрелде

Ярыш нәтиҗәләре буенча Вахитов исемендәге хуҗалык беренче урын алды.

Кукмара районы Вахит авылында районара "Сәламәтлек" спартакиадасы үткәрелде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 13 март, "Татар-информ",  "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Вахит авылында районара "Сәламәтлек" спартакиадасы үткәрелде. Хуҗалык үз территориясендә районның "Урал", "Восток" һәм Мамадыш районы командаларын кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

- Спартакиаданы моннан унөч ел элек җирлекләр арасында башлап җибәргән идек. Тора-бара безгә районның "Восток", "Урал" хуҗалыклары, Мамадыш районы командасы да кушылды, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. 

Вахитлеләрнең нәтиҗәле, тырыш хезмәте җирлекнең тормыш-көнкүрешен яхшыртырга, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Хуҗалык ярдәме белән төрле спорт ярышлары үткәрелә, көрәш, волейбол, хоккей түгәрәкләре эшләп килә, мәдәни чаралар оештырыла. Үткән ел әлеге эшләргә барлыгы ун миллион сумга якын акча тотылган.

Командаларны шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да сәламләде.

Командалар хоккей, чаңгы эстафетасы, шорт-трек, волейбол, тупны боҗрага ату, таяк тартышу, аркан тарту, гер күтәрү һәм башка спорт төрләре буенча көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Вахитов исемендәге хуҗалык  беренче урын алды, Мамадыш районы командасы - икенче, "Урал" хуҗалыгы - өченче

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100