news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Вахит авылында мәчет ачылган (фото)

Тантаналы ачылышка район башлыгы Сергей Димитриев та килгән.

 (Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Кукмара района Вахит авылында яңа мәчет ачылды, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин мәчет ачылу тантанасына килгән һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кылган изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә савабын бирсен", - дип теләде. Әлеге тантаналы чарага район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка мәртәбәле кунаклар да күп килгән иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot