news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Вахит авылында "Кызлар Солянкасы" узды

“Кызлар Солянкасы” Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект.

(Кукмара, 27 февраль, "Татар-информ", Нияз Кәримуллин). Ватанны саклаучылар көнендә Кукмара районы Вахит авылы мәдәният йортында күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары, кызлары катнашында “Кызлар солянкасы” III сезон концерты узды. “Кызлар Солянкасы” Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый.

“Кызлар Солянкасы” концертында Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге “Наза” фольклор ансамбле, студентлар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты, исәптә 35(!) катнашучы, алар тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр: моңлы җырлар, дәртле биюләр,егетләргә мода, кызыклы скетчлар күрсәттеләр, уеннар уйнап бар халыкны ял иттерделәр. Аларның тамашаларын карарга 250 тамашачы җыелды, хәтта төрле авыллардан, шәһәрләрдән кунак булып килүчеләр дә бар иде. 2,5 сәгатьлек күңелле, онытылмаслык концертта халык көлде дә, рәхәтләнеп күңел дә ачты. Барлык катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде.

Концертның сценарий авторы, алып баручысы - КФУ студенты Марсилә Фәхертдинова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100