news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы "Урал" җәмгыятеннән көндәлек 9600 литр сөт озатыла

Хуҗалыкның кырчылыкта да, терлекчелектә дә күрсәткечләре яхшы, эшләре гөрләп бара.

(Кукмара, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Ай саен хуҗалыкларда үткәрелә торган семинар-киңәшмәләр җитәкче, белгечләргә тәҗрибә тупларга, төрле эш алымнарына өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мондый чараларның мөһимлеген "Урал" җәмгыятендәге очрашу барышында район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте: "Ураллыларның да күрсәткечләр яхшы, үзегезгә файдалы мәгълүмат тупларсыз дип уйлыйм", - диде ул.

Ә "Урал" җәмгыятендә, чыннан да, өйрәнерлек, башкаларга үрнәк итеп алырлык яңалыклар күп иде. Җәмгыятьнең җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов барлык мәшәкатьләрнең уртасында кайный, биредә бер елга якын эшләү дәверендә ул үзен нык холыклы җитәкче итеп танытып, хезмәткәрләрнең хөрмәтен яулый алган. "Яшьләрнең фикерләве башкача, заманча инде", - диделәр очрашуда катнашучылар, Ниязның эшчәнлегенә бәя биреп, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Хуҗалыкның кырчылыкта да, терлекчелектә дә күрсәткечләре яхшы, эшләре гөрләп бара.

-Көзге кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктык. Кырлардан барлыгы 94136 центнер ашлык җыеп алынды. Шуның 8064 центнеры хезмәткәрләргә, 1615 центнеры пайчыларга бүлеп бирелде. Киләсе елгы кыр эшләрен кайгыртып, барлык җирләрне туңга сөреп калдырдык. 1100 тонна чәчүлек материал әзерләдек. Калган 1200 тонна ашлык киләчәктә сату яки хуҗалыкта куллану өчен складларга саклауга куелды. Техникаларны "Глонасс" системасына көйләгән идек, ул ягулыкның 38 процентын янга калдырырга мөмкинлек бирде, - диде Нияз Хәбибрахманов. – Машина-трактор паркында техника ремонты башланып китте, ул график нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә тракторлар, чәчкечләр төзекләндерелә.

Кыш буена малларга ашатырга терлек азыгы: 891 тонна печән, 9721 тонна сенаж, 6249 тонна силос, җитәрлек күләмдә фураж туплаганнар. Хуҗалыкта эшләүчеләргә дә печән-салам өләшкәннәр, эш вакытында бүленергә, транспорт эзләргә туры килмәсен өчен аны капка төпләренә кадәр илтеп бирүне оештырганнар.

Хуҗалыкта барлыгы 1807 баш мөгезле эре терлек асрала, көндәлек 9600 литр сөт озатыла. Бу былтыргы белән чагыштырганда бер тонна дүрт йөз литрга артыграк икән. Белгечләр еш кына үзләренең чыгышында күп сөт саву өчен үрчем алуны яхшыртырга кирәклеген ассызыклый. Биредә исә быел туган бозаулар саны да үткән елга караганда кырык башка күбрәк, диделәр.

Зур Кукмарадагы терлекчелек комплексы семинарда катнашучыларны зур төзелешләр белән каршылады. "Бозау ала торган ике мал торагы яшь терлекләргә тиешле микроклимат тудыру максатында үзгәртеп корылды, һава йөрешен яхшырту өчен өстәмә шахталар куелды, җылытылды һәм яктырак булсынга тәрәзәләре зурайтылды. Терлек саны артканлыктан, элегрәк каркасы һәм түбәсенең бер өлеше эшләнгән корылманы да төзеп бетереп, тәрәзәләр куеп, мал керттек. Салкын алым белән асрауга көйләнгән ике абзар яңартылды. 150 баш малга исәпләнгән бер абзар төзелеп куллануга тапшырылды. Шулай ук Кәчимир авылындагы фермада - абзарлар, Өлгедәге ындыр табагында складлар ремонтланды", - дип санап китте хуҗалык җитәкчесе. Әйтүе генә җиңел, күпме хезмәт, көч кергән бит әлеге төзелешләргә. Барлык ремонт эшләре өчен 5 миллион 300 мең сум акча тотылган. Акча исәпләгәнне ярата, диләр бит. Ураллылар исәпли дә, тота да беләләр акчаны. Төзелешләр алып баралар, башка түләүләрне дә үзвакытында башкаралар, хезмәт хаклары белән дә тоткарлыклар юк. Уртача айлык хезмәт хакы 21491 сумны тәшкил итә.

Семинар вакытында тагын бер яңалык белән таныштылар: биредә иске мал тораклары яңа саву залы белән тоташтырыла. Ул иске абзарларга яңа сулыш бирәчәк. Бу корылманың мега-фермадан әллә ни аермасы юк, әлеге алымны башка хуҗалыкларда да кулланырга мөмкин дип билгеләп үттеләр.

-Фермада терлекчеләргә эшне җиңеләйтү, сыерларга уңайлы шартлар тудыру максатында иске мал торакларына реконструкция ясарга булдык. Нәтиҗәдә бәйләүсез асрауга көйләнгән, якты, уңайлы, барлыгы 736 савым сыерга исәпләнгән, 32 урынлы савым залы булган мал торагы сафка басачак, - дип аңлатты Нияз Хәбибрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100