news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы "Урал" җәмгыятенең игенчеләре уракка төшәргә әзер

Басу-кырлардан игеннәрне ташып тору өчен җиде КамАЗ машинасы, аларга өстәмә алты трактор да билгеләгәннәр.

(Кукмара, 26 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен җаваплы чор якынлаша – басуларда игеннәр өлгереп килә. Димәк, тиздән уракка төшәр чак җитә. Хуҗалыклар урып-җыюга әзерме? Комбайннар тиешенчә ремонтланганмы? "Урал" җәмгыятендә үткәрелгән семинар-киңәшмә дә әлеге мәсьәләләргә багышланган иде, дип яза kukmor-rt.ru.

"Урал" җәмгыятенең Өлге басуында уракта катнашасы техникалар тезелгән. Араларында мактанырлык яңа комбайн-тракторлар булмаса да, ураллыларның искегә җан өрүче алтын куллы механизаторлары, эретеп-ябыштыручылары, токарьлары бар.

- Без уракка төшәргә әзер. Хәтта 1981-1987 елгы МТЗ тракторлары, унсигезәр сезон уракта катнашкан ДОН комбайннары да әзерлек сызыгына куелды, - диде "Урал" җәмгыятенең баш инженеры Сөләйман абый Хәбибуллин. - Алар тагын да яхшырак сакланыр иде, әмма хуҗалыкның авыр чакларында, хезмәт хаклары белән тоткарлыклар булганда, механизаторлар берсе килеп, берсе китеп, гел алышынып торды, ә вакытлыча эшләгән кешенең техникада гаме булмый. Соңгы берничә елда исә хәл яхшы якка үзгәрде, механизаторлар тотрыклы эшлиләр. Быел да егетләрнең тырышлыгы белән барлык техникалар ремонтланды. Аллаһ боерса, кырга чыккач сынатмаслар, дип ышанам.

Ураллыларның тугыз берәмлек ашлык суктыру комбайннары бар. Басу-кырлардан игеннәрне ташып тору өчен җиде КамАЗ машинасы, аларга өстәмә алты трактор да билгеләгәннәр. Эретеп-ябыштыручы, токарь, слесарьлардан торган ремонт бригадасы төзелгән, кырда техника ватылган очракта, алар урынга чыгып ярдәм күрсәтәчәкләр. Ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк, быелгы сезонда кырык сигез тонна ягулык кирәк булачак, диделәр.

- Безнең бөртеклеләр 2505 гектар мәйданны били, шуның 450 гектарын көзге культуралар алып тора, - диде хуҗалыкның агрономы Илназ Галәветдинов. - Бүгенге көндә игеннәрнең торышыннан канәгать. Көзге бодай матур гына өлгереп килә. Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык, диләр бит, шуңа күрә уракка керешмичә, амбарларга ашлык кайтмыйча, нинди дә булса сан эйтеп ышандырасы килми. Көннәр аяз торса, киләсе атнага урып-җыю эшенә керешербез, дип уйлыйм.

Ураллылар сидераль культуралар белән дә эшлиләр, парга калдырган җирләргә горчица чәчәләр. Туфракның структурасын баету, авыртулардан саклану өчен әйбәт, тиресне алыштыра, дип аңлатты агроном. Хәзерге вакытта биредә сенаж салу, көзге чәчүгә җир әзерләү эшләре бара.

Быел кырлар аеруча мул уңыш белән сөендерә алмас, ди белгечләр. Шуңа күрә һәр башакны, һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп алырга кирәклеге - һәркемгә билгеле бурыч.

Рафак Хәлиуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:

- Районда бөртеклеләр 30 меңнән артык гектарда игелә. Урып-җыю кампаниясендә катнашу өчен барлыгы 98 комбайн бар, хәзерге вакытта аларда соңгы төзекләндерү эшләре бара. "Кукморагрохимсервис", "Дружба", "Тукай" хуҗалыкларына ремонт барышын тагын да тизләтергә кирәк. Бер комбайнга 306 гектар эш күләме туры килә. Әмма шулар арасында тиешле эш күләме 700, 500 гектардан артып киткән хуҗалыклар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100