Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы укучысы "Яшь кулибинчылар -2016" бәйгесенең абсолют җиңүчесе дип танылды
Илсаф Мөхәммәтгалиев физикадан тыш, информатика, математика һәм химия кебек төгәл фәннәрне дә ярата.
(Кукмара, 17 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Алгарыш тукталмас, киләчәктә өлкән буын галимнәрне, уйлап табучыларны сәләтле яшьләр алыштырыр. Зур Кукмара урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илсаф Мөхәммәтгалиевны шундыйларның берсе дип әйтергә нигез бар. "Мәгариф" журналы Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган "Яшь кулибинчылар -2016" бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды бу егет, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Конкурсның бирем-сораулары журналның май ае санында басылып чыккан булган. Барлыгы унике эш. Биремнәр бер дә җиңел түгел. Мәсәлән, эшләп торган транспортерда комның авырлыгын үлчәү өчен прибор яки утын яру машинасын уйлап табар идегезме? Илсафка да уйлану, эзләнү өчен бер ай чамасы вакыт киткән. Көтеп алынган җәйге ялларның ямьле көннәрендә мондый эш белән утыру өчен, ай-һай, нинди зур ихтыяр көче кирәк! Барлык сорауларга да тәфсилле, тирән анализлы җаваплар язып, егет илле мөмкинлектән 44 балл җыйган һәм "Татарстанның 2016 елгы иң яхшы яшь кулибинчысы" дигән мактаулы исемгә лаек булган. Конкурска йомгак ясау тантанасының Зур Кукмара мәктәбендә үтүе дә – мәктәп өчен мәртәбә.
-Кечкенәдән үк ни дә булса уйлап табарга, ясарга яраттым, - ди Илсаф. - Әнием Гөлнар да эшләремне хуплап, үсендереп торды. Техник иҗатка һәвәслек нәкъ менә аның ягыннан киләдер дип уйлыйм, чөнки бабам Нургаян, абыем Замир да югары белемле инженерлар. Авырсынган сорауларым булса, һәрчак Замир абыема мөрәҗәгать итәм. Мәктәбебезгә физика фәне буенча яңа укытучы – Рамил абый Нигъмәтуллин килгәч, техника серләре белән кызыксынуым тагын да артты. Укучыларның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирүче укытучыма чын күңелдән рәхмәтлемен.
Илсаф "4" ле һәм "5"ле билгеләренә генә укый. Физикадан тыш, информатика, математика һәм химия кебек төгәл фәннәрне ярата икән. Видеога төшерү белән дә мавыга. Иң мөһиме, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын да белә: программист булу аның хыялы, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз