news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы укучылары чаңгы туризмы слетыннан алтын медаль белән кайттылар

Ярышта барлыгы 200 укучы көч сынашкан.

(Кукмара, 17 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Тукай районының Новый бистәсендә укучыларның чаңгы туризмы буенча республика слеты узды. Чарада 22 районнан 34 команда катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ruсайты.

Кукмара районының мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Югары Чура мәктәбе укучылары командасы (җитәкчеләре Андрей Афанасьев) барлык төр ярышлар буенча да гомумзачетта беренче урынны алды, Мактау грамотасы, Кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot