news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы укучылары алмагач, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртты

Кукмара районында «Мәктәп яны бакчаларының традицияләрен саклыйбыз» акциясе узды.

Кукмара районы укучылары алмагач, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртты
«Хезмәт даны»

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара районының Пүчинкә-Кучук урта мәктәбе укучылары, укытучылар, «Ший Энер» мәдәни үзәге хезмәткәрләре һәм Синерь авылында яшәүчеләр мәктәп яны территориясенә алма, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртты. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Агачларны «Мәктәп яны бакчаларның традициясен саклыйбыз» акциясе буенча утырттылар.

«Ший Энер» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Екатерина Абдуллина да бу мәктәпне тәмамлаган. Ул мәктәпнең алма бакчасы булгандагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Көз көне тәнәфесләрдә без алмагачның төрле төстәге яфракларына соклана идек. Салкыннар башлангач, яфрак коела, ботакларында калган алмалар гына асылынып тора, аларны ашыйсы килә иде! Һәм бу алмагачның алмасы әче булса да, безгә күпме бәхет һәм шатлык алып килде», — дип сөйләде Екатерина Абдуллина.

Княгор авылында туган Василий Санников үзенең балачагында барлык якын-тирә авыллар тирәсендә бик күп чикләвек агачлары үсүен искә төшерде. Соңгы елларда Василий Иштуганович мөмкин кадәр күбрәк чикләвек куагы утыртырга тырыша һәм сораучыларга да өләшә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot