news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы "Уңыш" җәмгыятендә бер комбайнга 475 гектар эш күләме туры килә

Быел хуҗалыкта урып-җыюда биш комбайн катнашачак.

Кукмара районы "Уңыш" җәмгыятендә бер комбайнга 475 гектар эш күләме туры килә
kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmara-rayony-uysh-mgyyate-urakka-zer

(Кукмара, 28 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районында меминарда катнашучыларны "Уңыш" җәмгыятенең комбайннар парады каршы алды. Анда кырга чыгачак бар техника да әзерлек сызыгына баскан иде. Бер комбайнга якынча 475 гектар эш күләме туры килә икән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлбәттә, монда күп нәрсә комбайннарның әзерлеге һәм механизаторларның җаваплылыгыннан тора. Быел биш кыр корабы уракка төшәчәк, аларның барысы да яздан ремонтланып куелды, диде җәмгыятьнең инженеры Рамил Сабитов. 

"Уңыш" җәмгыяте соңгы елларда, малларына ашатырга азык җитмәү сәбәпле, шактый авырлыклар кичерде. Шуңа күрә биредә төп басымны сыйфатлы терлек азыгы туплауга бирәләр.

- Хуҗалыкның 6700 гектар сөрүлек җирләре бар. Аның берәр мең гектарында – күпьеллык үләннәр, кукуруз, 2900 гектарында – бөртеклеләр, һәм калган мәйданнарда азык катнашмасы игелә, - диде җәмгыятьнең башкаручы директоры Раил Галимуллин. - Бүгенге көнгә берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән 6500 тонна сенаж салып куйган идек, утыз көннән соң без ул базны ачып, малларга ашата башладык. Быел 14-15 мең тонна сенаж һәм кукуруздан 20 мең тонна силос салырга планлаштырабыз. Кышлату сезонына якынча 33 мең тонна терлек азыгы кирәк булачак.

Уңышлылар көн саен 450-500 тонна сенаж салып баралар, соңгы вакытта якындагы басуда эшләү сәбәпле, хезмәт тизләнде һәм масса күләме дә артты, диде башкаручы директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100