news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында "Нәфисә" чишмәсен ачу тантанасы булды

Самавырлар кайнатып, мич коймаклары пешереп, мул табын белән каршы алдылар бәйрәмгә килүчеләрне.

(Кукмара, 26 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында "Нәфисә" чишмәсен ачу тантанасы узды. Самавырлар кайнатып, мич коймаклары пешереп, мул табын белән каршы алдылар бәйрәмгә килүчеләрне. Авыл имамы Фариз Вилданов белән җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов, алсу тасманы кисеп, тантананы ачып җибәрделәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

- Элек авылда Нәфисә исемле әби яшәгән, - дип башлады сүзен Рафилә апа Фәттахова. – Ул үлгәч, аның өен мәчет итеп калдырдылар. Без кечкенә вакытта олы аксакаллар бирегә килеп намаз укыйлар иде. Нәфисә әбинең нигезендә Аллаһ йорты булганга күрә, аның исемен чишмә ачып, мәңгеләштерергә булдылар. Әлеге чишмә ташландык хәлдә торды, ике ел элек "Авыл бәйрәме"ндә аны торгызу турында сүз кузгаткан идем. Авыл халкы фикеремне хуплады, җирлек башлыгы җитәкчелегендә чишмә яңартылды. Ниһаять, минем күптәнге хыялым чынга ашты: бүген шундый матур чарага җыелдык.

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Кичә авыл кызлары катнашындагы татарча һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Алып баручы Рамил Сәлахетдинов тамашачыларны мәзәкләр, уен-көлке белән ял иттерде. Кич җиткәч тә, яше дә, карты да таралырга ашыкмады: дискотекада рәхәтләнеп биеделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot