news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Әсән-Елга авылында мәдәният йорты һәм модельле китапханә ачылды

Әлеге эшләр республика программасы буенча һәм "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

Кукмара районы Әсән-Елга авылында мәдәният йорты һәм модельле китапханә ачылды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Әсән-Елга авылында сөенечле зур вакыйга булды. Биредә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, якташыбыз, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, "Ватаным Татарстан", "Көмеш кыңгырау" газеталары, "Ялкын" журналы редакциясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.



Мәдәният йортында төзекләндерү эшләрен Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге "Стройком Плюс" җәмгыяте егет-кызлары башкарды. Бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды.

Китапханәдә интерактив идән, телевизор, "Мини-шәһәрчек" дигән йомшак келәм һәм уңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар зонасы оештырылган. Шулай ук биредә татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин.

Дискуссия, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә кору өчен дә шартлар тудырылган, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә махсус уку зонасы булдырылган, начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән дә китаплар бар. Китапханәгә кереп заманча компьютерлар артында да үзеңә кирәкле мәгълүматны таба аласың.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100