Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы Өркеш авыл җирлегендә ике чакрымнан артык асфальт юл түшәлгән
Алдагы елда да халыктан җыелган үзара салым акчаларының төп өлешен юлларны төзекләндерү өчен тотарга планлаштырыла.
(Кукмара, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Өркеш авыл җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үткәрелде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Җыелыш барышында җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова, участок инспекторы Виталий Кусаевларның чыгышлары тыңланды.
Үткән ел "Өркеш" авыл җирлегендә федераль программа нигезендә һәм үзара салым акчаларына зур эшләр башкарылды. Федераль программада буенча 2 чакрым 200 метр юлга асфальт түшәлде, үзара салым акчасына Югары Арбаш, Өркеш, Түбән Арбаш, Октябрино авылларының да өлешчә юлларына вак таш җәелде.
Югары һәм Түбән Арбашта су башнялары буялды. Түбән Арбашка янгын сүндерү гидранты урнаштырылды. Алдагы елда да халыктан җыелган акчаларның төп өлешен юлларны төзекләндерү өчен тотарга планлаштырабыз.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз