Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында республикакүләм семинар булды
Анда "Татагрохимсервис" оешмасы составына керүче ярдәмче хуҗалыклар катнашты.
(Кукмара, 30 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында "Татагрохимсервис" оешмасы составына керүче ярдәмче хуҗалыклар катнашында республикакүләм семинар үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Алар терлекчелек комплексында булып, яңа төзелелгән, ремонтланган мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук машина-техника ремонты белән таныштылар. Пленар өлештә "Татагрохимсервис"ның генераль директоры Наил Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, аның урынбасары Илһам Ганиев, "Үрәсбаш" хуҗалыгының башкаручы директоры Раил Галимуллиннарның чыгышлары тыңланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз