news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы прокуроры Мәчкәрә мәктәп-интернатында булды

Ришат Шакиров 1-9 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, аларга үз хокукларын аңлатты.

(Кукмара, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан Кукмара  районы прокуроры Ришат Шакиров һәм аның ярдәмчеләре Вилнур Кәримов, Рамил Зәйнетдинов сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернатында булдылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Прокурор үзенең эшен торак һәм уку корпусларының торышын тикшерүдән башлады, ашханәне карады, Рөстәм Үтәмешев исемендәге музей белән танышты. Аннары 1-9 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, аларга үз хокукларын аңлатты. Укучыларның спорт белән кызыксынуларын исәпкә алып, якын арада алар белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча матч оештырырга вәгъдә итте.Соңыннан аларга Мактау грамоталары, спорт инвентарьлары һәм башка бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100