Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы прокуроры конкурс җиңүчеләрен тәбрикләде
Укучыларның хезмәтләре "Прокуратура - коррупциягә каршы" дигән темага иде.
(Кукмара, 30 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров "Яңа караш" социаль реклама Бөтенроссия яшьләр конкурсының район этабы җиңүчеләрен тәбрикләде. Укучылар үзләренең хезмәтләре белән "Социаль плакат" номинациясендә катнашканнар һәм "Прокуратура - коррупциягә каршы" дигән темага багышлап әзерләгәннәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Зур Кукмара урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рузинә Галимҗанова беренче урынны алды. Күппрофильле лицейның чыгарылыш укучылары Гөлназ Кәримова һәм Алина Ивановалар икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кызларның җитәкчеләре - Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Ләйлә Низамова.
-Кызларның хезмәтләре бәйгенең Бөтенроссия турына җибәрелә. Шулай ук безнең район өчен танылган җырчы Радик Юльякшин да катнашачак. Ул шулай ук "Прокуратура - коррупциягә каршы" дигән темага видоролик әзерли һәм конкурска юллый. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, алга таба да уңышлар юлдаш булсны, - диде прокурор Ришат Шакиров, бүләкләүләр соңында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз