Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы прокуратурасы 250 экстремистик сайтны ябуны сорый
Интернет-ресурсларда Россия Федерациясендә тыелган видеоязмалар һәм аудиофайллар урнаштырылган.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Кукмара районы прокуратурасы 250 экстремистик сайтны ябуны сорый. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Күзәтчелек ведомствосы социаль челтәрне күзәтү барышында экстремистик эчтәлекле аудиофайллар һәм видеоязмалар урнаштырылуын һәм аларны һәр кулланучы карый алуын ачыклаган.
Прокуратура Элемтә өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә тыелган эчтәлектәге сайтларны ябу өчен материаллар җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз