news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы оешмаларының кадрлар буенча белгечләре хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итте

Белгечләргә хезмәт килешүләрен һәм өстәмә килешүләр төзү, документларны саклау вакыты буенча сораулар бирде.

Кукмара районы оешмаларының кадрлар буенча белгечләре хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итте
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 23 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре гражданнарны кабул итү үткәрделәр. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Аларга мәгариф, мәдәният идарәләренең, китапханәләрнең һәм башка оешмаларның кадрлар буенча белгечләре мөрәҗәгать итте. Белгечләргә хезмәт килешүләрен һәм өстәмә килешүләр төзү, хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерү, документларны саклау вакыты һәм һөнәри стандартлар турында сораулар бирелде.

- Әгәр хезмәткәр югары белем турындагы дипломының төп нөсхәсен югалткан икән, бу очракта әлеге уку йортына гариза языла. Әмма шундый хәл туды: уку йорты бар, әмма факультеты юк. Ул таратылган. Бу очракта безгә нишләргә? – дигән сорау бирде мәгариф идарәсенең кадрлар буенча белгече.

- Дипломны яңадан алу өчен уку йортының үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сүз иске үрнәктәге диплом турында бара икән, мәгълүматлар архив документлары нигезендә яңартылыр. Архив хезмәте турында закон бар. Бу хезмәткә сорау җибәрергә кирәк. Архив эше намус белән алып барылган икән, дипломны яңадан алу буенча проблемалар булмаячак, - дип җавап бирде белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100