news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Нырья авылында балалар бакчасы куллануга тапшырылды

Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һ.б. катнашты.

(Кукмара, 9 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Кукмара районының Нырья авылында ике тантаналы вакыйга булды: яңа балалар бакчасы куллануга тапшырылды һәм капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ишекләрен ачты. Нырья авылы халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, Удмуртия республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ишматова, удмурт милли- мәдәни автономия рәисе Алексей Герасимов, Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар килгән иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

- Бу күптән көтеп алынган балалар бакчасы. Җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 135 бала бар. Демографик хәлнең уңай булуы авылларның киләчәге булу турында сөйли. Удмурт халкы бик тырыш, эшчән. Үз мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклау өчен күп көч куялар. Рус, татар телләрен дә яхшы беләләр. Балалар да алар үрнәгендә яхшы тәрбия алып үссеннәр иде. Җирлектә моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, үзенең котлау сүзләрен җиткереп.

- Кукмарада төрле милләт вәкилләре дус, тату яши. Быел удмурт авылларында яңа юлларны ачу тантаналарында катнашкан идек, бүген исә яңа балалар бакчасын куллануга тапшырабыз. Аны бөтен авыл халкы түземсезләнеп көтте, объект төзелешен дәүләт программасына кертү өчен район җитәкчелеге зур көч куйды. Игелеген күрергә язсын, - диде Римма Ратникова да, авыл халкының куанычын уртаклашып.

Авылның мәдәният йорты да капиталь ремонттан соң "икенче яшьлеген" кичерә. Иркен, җылы бинада мәдәни чаралар, бәйрәмнәр үткәрү өчен барлык шартлар да булдырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100