Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы Нырты авылында «Вәгазь кичәсе» булып узды
Авыл башлыгы Рафыйк Заһидуллин килгән кунакка һәм авыл халкына рәхмәтен белдерде, хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.
(Кукмара, 10 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Нырты мәдәният йортында Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев катнашында «Вәгазь кичәсе» булып узды. Кичәне Нырты авылыннан Рәшит хәзрәт башлап җибәрде, сүзне дәвам итеп, Рәдиф хәзрәт вәгазь укыды, дип яза җирле басма.
Авыл башлыгы Рафыйк Заһидуллин килгән кунакка һәм авыл халкына рәхмәтен белдерде, хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. «Шушындый очрашулар ешрак булсын иде, чөнки ул халыкны берләштерә, бер-берсенә миһербанлы итә», - дип тәмамлады ул сүзен.
Төркәш, Чәбья, Дусай, Шепшеңәр, Арбаш авылы хәзрәтләре һәм жыелган халык аны игътибар белән тыңладылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Кичә чәй табыны артында төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз