news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Нормабаш авылында герой-якташлар монументы ачылды

Мемориаль тактада Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан каһарманнары чагыла.

(Кукмара, 26 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Нормабаш авылында зур вакыйга булып узды: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел үткәннән соң, шушы авылда әлеге канкойгыч сугышта Җинү көнен якынайту өчен үзләренең гомерләрен биргән, көнне-төнгә ялгап, кырларда, фермаларда фидакарьләрчә эшләгән, бер гаепсезгә лагерьларда, зинданнарда газап чиккән авылдашлары исемнәрен мәңгеләштергән мәһабәт монумент ачылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Әлеге монументка исемнәре язылган кешеләрнең һәркайсы: инде гүр иясеме яисә алар бүгенге матур фани дөньяның рәхәтен күреп гомер кичерәләрме – барысының да башыннан авыр сынаулар үткән.

- Чыннан да, бу – бик зур тантана. Инде сугыш беткәннән соң 73 ел үтсә дә, аның яралары әле йөрәкләрдә саклана. Чөнки Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылган. Шушы мемориаль тактада Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан, Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган һәм тыл ветераннары каһарманнары чагыла. Безнең хәтеребез буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина.

--

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100