Кукмара районы Нормабаш авылында “Бәрәңге бәйрәме – ярминкә” була
Анда югары уңыш бирә торган орлык сатылачак
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 21 сентябрьдә Кукмара районының Нормабаш авылында “Бәрәңге бәйрәме - ярминкә” үткәреләчәк.
Ярминкәдә югары уңыш бирә торган орлык һәм азык - төлек бәрәңгеләре сатылачак. Аларны шунда ук авыз итеп карау мөмкинлеге дә булачак. Шулай ук шәхси хуңалыклар да бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, бал, йомырка, җиләк-җимеш куаклары сата алалар.
Бәйрәм кысаларында бәрәңгедән пешерелгән ризыкларга, төрле яшелчәләргә, чәчәк композицияләренә конкурслар булачак, күңел ачу программасы тәкъдим ителеп, лотерея уйнатылачак.
Бәйрәмдә көлдә пешкән бәрәңгедән авыз итеп булачак. Бәйрәм 13 сәгатьтә башлана, дип игълан итте “Хезмәт даны” басмасы.