Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы Манзарас авылы зиратында вандаллар чардуганнарны аударган
Манзарас зиратында Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов та җирләнгән.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Кукмара районы Манзарас авылы зиратында вандаллар чардуганнарны аударган. Бу хакта «Татар-информ» журналистына авыл кешеләре хәбәр итте.
Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина «Татар-информ»га бу хәлнең төгәл кайчан булганлыгы билгесез икәнен әйтте. «Зиратта кешеләр бер атна элек, бер мәрхүмне җирләгәндә булган. Шуннан соң булмаганнар. Бу хәлне бүген иртә белән зират чистартырга килгән кешеләр күреп хәбәр итте. Әмма без бу хәл кичә булгандыр дип уйлыйбыз», — диде ул.
Равия Кәримуллина әйтүенчә, бу хәл турында полициягә хәбәр иткәннәр. Тикшерү эшләре бара, диде ул. Әлегә вандалларның кемнәр икәне билгеле түгел.
Башлык урынбасары әйтүенчә, зиратка зур зыян килмәгән, берничә чардуганны күчереп куйганнар һәм аударганнар. Кабер ташлары урынында диде ул.
Зиратта Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмов та җирләнгән. Аның каберенә һәм чардуганнарына зыян килмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз