news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Купка авылы мәктәбе вакытлыча гына ябыла

«Безнең өчен беренче урында балаларның иминлеге, аларның яхшы шартларда, сыйфатлы белем алуы», — диде Илфат Әхмәдуллин.

Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Купка авылы мәктәбе вакытлыча гына ябыла
Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сүзләренчә, Купка авылы мәктәбе бөтенләйгә түгел, ә вакытлыча гына ябыла.

«Мәктәп ябылмый, аның эше вакытлыча туктатылып тора. Чөнки ул янгын куркынычсызлыгы, санитар, террорга каршы таләпләргә туры килми. Киләчәктә анда яңа балалар бакчасы һәм мәктәп салу күз уңында тотыла», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Интертат» Кукмара районы Купка авылындагы башлангыч мәктәпнең ябылуы турында язган иде. Яңа уку елында балалар күрше Зур Сәрдек гимназиясенә автобуста йөреп укырга тиеш була. Авыл халкы бу карар белән килешми.

«Баланы автобуста йөртергә беребез дә риза түгел. Ярый, хәзер җәй. Калган вакытта нишләргә? Буранлы, яңгырлы көннәр дә була. Ничек балаңны шулай чыгарып җибәрәсең инде? Автобус та гел булып тормый. Ул укучыларны йә Бердәм дәүләт имтиханнарына алып китә, йә ватыла. Күпчелек ата-ана балаларын үз машиналарында йөртәчәк инде. Алар баланы илтсенме, эшкә әзерләнсенме?» — диде авыл фельдшеры Гөлзия Нәҗмиева.

Купкада яшәүчеләр сүзләренчә, район җитәкчелеге яңа мәктәп салу турында 2008 елда ук вәгъдә иткән булган. «Булган мәктәпне япсалар, яңасын салсыннар иде инде. Сүз дә юк, мәктәп иске. 2008 елдан бирле яңа мәктәп салабыз дип вәгъдә итәләр, тик аны күргән юк әле», — дип зарланды Купкада яшәүче Гөлназ Миңнегалиева.

Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе әлеге вәгъдә турында бернәрсә дә әйтә алмады. «Кайчаннан бирле мәктәп салырга вәгъдә итүләрен әйтә алмыйм. Мин — яңа куелган җитәкче. Моңа кадәр мәктәп капиталь төзекләндерү программасына кертелмәгән булган. Ул бик иске бина. Шиферлары беткән, түбәсеннән су үтә. Һәр класста морҗа башы чыгып тора. Шуннан балаларга кирпеч төшсә… Аллаһ сакласын», — диде Илфат Әхмәдуллин.

Аның сүзләренчә мәктәпнең эшен туктатып тору турында карар балалар иминлеге өчен эшләнгән. «Безнең өчен беренче урында балаларның иминлеге, аларның яхшы шартларда, сыйфатлы белем алуы, — диде. Һәркемнең баласы үзенә кадерле. Без аларның һәрберсе өчен дә җавап бирәбез», — диде ул.

Кукмара районы Купка авылы Зур Сәрдек авыл җирлегенә карый. Бүгенге көндә авылда 485 кеше яши. Мәктәп ябылганчы, анда 23 укучы йөргән. Быел беренче класска 8 бала барасы булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100