news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре башланды

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин мәчетне торгызырга кимендә 100 млн сум акча кирәк булыр, дип фаразлады.

Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре башланды
Владимир Васильев

(Кукмара, 18 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Кукмара районы Мәчкәрә авылында XVIII гасыр азагында салынган мәчетне төзекләндерүгә бүген старт бирелде.

Кызыл кирпечтән эшләнгән ике катлы мәһабәт бина татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора. Ул Җәмигъ мәчете буларак 1791-1793 елларда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Төзелү вакыты һәм архитектурасы буенча ул Казанның Мәрҗани мәчетен хәтерләтә. Аның каршындагы мәдрәсәдә төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган.

«Бүген биредә тарихи вакыйга — без мәдәни мирас объектын төзекләндерергә тотынабыз. Бинага 230 ел. Кукмарада мәхәллә төзелү белән, егерме ел дәвамында хәер акчасына мәчетне төзекләндерү буенча берникадәр эш алып барылды. Без бүген бирегә аның бүгенге хәлен күрсәтү өчен махсус җыелдык», — диде Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Иван Гущин мәчетнең бары тик хәйрия акчасына төзекләндереләчәген белдерде. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул хәйриячеләрдән 25 млн сумга якын акча җыелуын әйтте. Димәк, эшне башлап җибәрү өчен акча табылган. «Бөтен эшкә ничә сум кирәк булачагын төгәл фаразлавы кыен, чөнки бу шактый катлаулы объект. Шулай да, кимендә 100 млн сум кирәк булыр», — диде Иван Гущин.

Акча җыю Кукмара районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылачак, ә төзекләндерү эшләре ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм Татарстанның Инвестиция-төзелеш баш идарәсе контроле белән башкарылачак.

Быел бинаның нигезе, диварлары ныгытылачак, гидроизоляция ясалачак һәм норматив хәлгә китереләчәк. Әлегә ул авария хәлендә. Мәчет территориясен тәртипкә китерү һәм анда тәһарәтханә булдыру да планга кергән. Төзекләндерү эшләрен тулысынча ике ел эчендә башкарып чыгу бурычы куелган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүгенге чарада Мәчкәрә мәчетен гади генә гыйбәдәт йорты түгел икәнен, Казан губернасында танылган дин әһелләре белән бәйле булуын әйтте. Аның сүзләренчә, мәчет Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алына. Шулай ук Мәчкәрә зиратында заманында абруйга ия булган ишаннар җирләнгән.

«Бу мәчетне онытырга ярамый. Аны бергәләп торгызып, биредә шәкертләребезгә белем бирергә насыйп булсын. Элек мәдрәсәләрдән зур галимнәребез чыккан. Киләчәктә дә алар ник булмаска тиеш? Республикада борынгы мәчетләр күп түгел. Аларны да киләчәктә торгызасы булачак», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие республиканың башка авылларында Мәчкәрәдәге кебек зурлыктагы, яки аннан да зуррак борынгы мәчет барлыгын әйтә алмады. «Борынгы мәчетләребез бар, ләкин алар моның кадәр мәһабәт түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә Мәчкәрә мәчетенә туристлар җәлеп итеп буласына ышаныч белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100