news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Лубян авылында "Урман чаңгы юлы-2018" чаңгы ярышлары үтте

Бәйрәмгә 500 дән артык катнашучы һәм кунаклар җыелды.

(Кукмара, 23 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Бүген Лубян авылында республиканың урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасында "Урман чаңгы юлы-2018" дигән чаңгы ярышлары үтте. Бу чара, сигезенче ел рәттән үткәрелеп, күркәм традициягә әверелде. Массакүләм узышларда республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйрәмгә 500 дән артык катнашучы һәм кунаклар җыелды. Равил Кузюров, урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын тәбрикләп болай диде:

-Урманчыларга көн саен, һава торышы нинди булуга карамастан, җәяүләп бик зур араларны үтәргә туры килә. Шуның өчен аларга яхшы физик әзерлекле һәм сәламәт булу кирәк. Моңа шушындый ярышлар ярдәм итә. "Россиядә физик культура һәм спортның үсеше – милли өстенлекле юнәлешләр исәбендә", - ди Россия Президенты Владимир Путин.Бүгенгедәй чаралар урманчыларның рухын чыныктыра, яхшы кәеф тудыра. Шунысы сөенечле, ярышлар нәкъ менә монда, урман хуҗалыгының "йөрәге"ндә уза. Чөнки Лубян урман-техника техникумыннан без булачак урманчыларны тормышка озатабыз. Безнең алда зур бурычлар тора. Бу чара нәтиҗәләргә йогынты ясар, дип ышанабыз.

Ярышларны мәктәп укучылары ачып җибәрде, алар 300 метр араны уздылар. Алар артыннан төрле яшьтәге хатын-кызлар, ирләр старт алды. Үзешчән артистларның чыгышлары бәйрәм рухы тудырды. Теләге булганнар кул көрәшендә, аркан тартуда көч сынаштылар. Атка җигелгән автомобильдә йөрү бәйрәмгә үзенчәлек өстәде.

Бәйрәм азагында җиңүчеләрне бүләкләүләр булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100