news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Лубян авылында чаңгы ярышларында ике йөздән артык кеше катнашты

Ярыш нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллияте беренче урынны яулады.

Кукмара районы Лубян авылында чаңгы ярышларында ике йөздән артык кеше катнашты
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 26 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Лубян авылында республиканың урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасында "Урман чаңгы юлы-2019" дигән чаңгы ярышлары үтте. Анда 200дән артык кеше катнашты. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Ярышта катнашучыларны республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде.

- "Урман чаңгы юлы" спартакиадасы безнең өчен матур традициягә әйләнде, - диде Равил Кузюров, урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын тәбрикләп. – Россиядә спортка зур игътибар бирелә, безнең урманчылык җәмгыяте дә читтә калмый. Бүгенге чара да, якты хатирә булып, күңелләрдә озак сакланыр, дип ышанам.

Әлеге чара кысаларында шулай ук төрле мәдәни-күңел ачу чаралары, спорт уеннары да оештырылган иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллияте беренче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100