news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Өлге авылының иң өлкән кешесе үзенең юбилее алдыннан сайлауда катнашты

Иртәгә 90 яшен тутырачак Ифтария Фәлахова өчен өйдә күчмә тавыш бирү оештырылды.

Кукмара районы Өлге авылының иң өлкән кешесе үзенең юбилее алдыннан сайлауда катнашты
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Лилия Нургалиева). Татарстан Республикасы Президентын һәм Кукмара муниципаль районы вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда Кукмара районы Өлге авылында яшәүче Ифтария Фәләхова да катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru.

Авылның иң өлкән кешеләренең берсе булган Ифтария апага 14 сентябрьдә 90 яшь тула. 1697нче сайлау округының комиссия вәкилләре аның өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырды.

«Аллага шөкер, балаларым янәшәсендә бәхетле картлыгымны кичерәм. Соңгы елларда сайлауларга йөри алмыйм инде. Шуның өчен сайлау участогыннан комиссия вәкилләре үзләре минем яныма килә, рәхмәт. Быел да аларны көтеп алдым. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, лаеклы кешеләр сайлансын дигән теләктә мин», — диде Ифтария Фәләхова.

11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100