Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районы җитәкчесе имамнар белән очрашты
Ул район тормышы турында сүз алып барды
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев бистәбезнең үзәк мәчетендә динәхелләре белән очрашты, дип яза төбәкнең “Хезмәт даны” газетасы. Шулай ук очрашып-сөйләшүдә район прокуроры Минемулла Нәҗипов, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар буенча идарәсе бүлегенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров, “Ярдәм” мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы очрашуга килүчеләрне район тормышы белән таныштырды, якынлашып килгән Корбан бәйрәме белән котлады, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз