news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә буенча семинар узды

Чәчү өчен мең ярым тонна орлык салынган, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, 1 гектарга 100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар тупланган.

Кукмара районы хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә буенча семинар узды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 25 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Кукмара районының "Урал" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Өйрәним, белим дигән агрономнарга биредә үрнәк итеп алырлык эшләр күп. Бу турыа җирле басма хәбәр итә.

- Чын тәҗрибә мәктәбе бу. Гел эзләнүдә, яңалыкларны өйрәнүдә алар. Шунсыз булмый да. Авыл хуҗалыгында табышлы эшләү өчен алдынгы технологияләрдән файдаланырга кирәк, искечә эшләүдән файда юк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев та.

Машина-трактор паркы каршында басуга чыгачак техника тезелеп куелган. Яңалары да бар. Быел 27 миллион сумлык яңа техника – ике чит ил тракторы, кукуруз чәчкеч, культиватор һәм тырма комплекслары кайтарылган.

Чәчү өчен мең ярым тонна орлык салынган, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, 1 гектарга 100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар тупланган. Биредә туфракны ашлауга, үсемлекләрне саклауга игътибар зур. 

Хуҗалыкта кыр эшләре инде башланган дип әйтергә дә мөмкин: 200 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган, 80 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән.

- Һава торышы уңай килсә, барлык кыр эшләрен 20 көндә башкарып чыгарлык мөмкинлекләребез бар, - дип исәпли баш агроном Рамил Хәбибрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100