news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы газетасы Әниләр көненә бүләк уйнатты

Тузансуырткыч Зур Кукмара авылының яшәүче Нурия Гайфетдиновага тапшырылды.

(Кукмара, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Ноябрь аендагы Әниләр бәйрәменә берничә атна кала "Бер әнигә - бездән бүләк" акциясе игълан итү редакциябездә матур традициягә әверелде. Бәйрәм алдыннан әниләрне сөендерү, аларның йөзләрендә шатлыклы елмаю чаткыларын күрү безгә дә күңел күтәренкелеге бирә. Быелгы акция кысаларында без 1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр киләсе ел өчен "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында тузансуырткыч уйнатырга булдык. 22 ноябрьдә эш көнебез дә бүләк иясен ачыклаудан башланды, дип яза kukmor-rt.ru.

Без отыш ияләрен ачыклау тәртибе турында инде күп аңлатып яздык. Шуңа күрә бу юлы кыскача гына әйтеп үтәбез: газетага реклама бирергә килгән Илнар Тимергаянов тузансуырткычның кемгә буласын ачыклады. Исемлектә 50нче сан белән Зур Кукмара авылының Ленин урамы, 7 йортта яшәүче Нурия Гайфетдинова фамилиясе язылган иде.

Баксаң, Нурия апа үзенең акциядә катнашканың белми дә калган икән әле. Квитанцияне безгә кызы, Зур Кукмара авылындагы "Шатлык" балалар бакчасында эшләүче Гөлназ Хәлиуллина юллаган булган.

- 5 балага гомер биргән әнибезгә 3 ноябрьдә 79 яшь тулды, - диде Гөлназ бүләкне алырга килгәч. - Гомер буе колхозда эшләде ул. Шалтыратып сөенче алдым. Абый гына әйтте, әле үзенең бүләк отканына ышанмый да икән: "Гөлназ үз акчасына сатып алгандыр аны", - дигән. Фоторәсемемне күргәч, ышаныр инде.

Гөлназ гаиләләре белән инде озак еллар "Хезмәт данын" яратып укуларын әйтте, рәхмәтен белдерде. Бүләк алар өчен сюрприз булса, даими газета укучыларыбыз булу - безнең өчен икеләтә шатлык, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100