news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы ФАПлары халыкны дарулар белән тәэмин итү килешүләрен өзгән
“Быел Кукмара районындагы 55 фельдшер-акушер пунктының 25е белән генә халыкка даруларны илтеп җиткерү турында килешү төзелгән. Әмма быелның апреленнән бу пунктлар “Татехмедфарм” белән
Скопировать ссылку
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган “2010 елның беренче кварталында халыкны кирәкле дарулар белән тәэмин итү һәм финанс яктан чыгымлы 7 авыру төре буенча дарулар белән тәэмин итү программаларын тормышка ашыру” темасына республика киңәшмәсендә «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Олег Әкбәров районнарда халыкны дарулар белән тәэмин итү буенча килешүләр төзү мәсьәләсенә тукталды.
Билгеле булганча, халык аз яшәгән һәм район үзәкләреннән ерак урнашан авылларда яшәүчеләрне дарулар белән тәэмин итү максатыннан, “Таттехмедфарм” дәүләт унитар ширкәте даруларны җибәрү килешүләрен төзи. Быел республикабыздагы 1763 фельдшер-акушер пунктларының 1171е даруларны илтеп җиткерү килешүләрен төзегән. Мәсәлән, Кукмара районындагы 55 фельдшер-акушер пунктының 25е белән генә килешү төзелгән. Әмма быелның апреленнән бу пунктлар “Татехмедфарм” белән эшләми башлаган.
Олег Әкбәров ассызыклаганча, «Таттехмедфарм» ташламаларга ия булучы кешеләрне дә дарулар белән тәэмин итә. Кукмара районында күп кеше ташламалы дарулардан файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручының урынбасары Фәридә Яркәева Кукмара районы вәкилләренә министр вазифаларын башкаручы Айрат Фәрраховка килеп чыккан хәл турында җиткерергә кушты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2