news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашты

Ул Мәчкәрә коррекция мәктәбен район газетасына яздырды

(Кукмара, 26 ноябрь, "Хезмәт даны"). Район җитәкчеләре арасында "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашу матур традициягә әйләнде, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та әлеге акциядә даими катнаша, ул бу юлы да читтә калмады: Мәчкәрә коррекция мәктәбен 2019 елның беренче яртыеллыгына "Хезмәт даны" газетасына яздырды. Хәзер биредә эшләүчеләр һәм укучылар газетадан укып, район яңалыклары белән танышып бара алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot