news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе "Газета бүләк ит" акциясендә катнашты

Ул Мәчкәрә коррекция мәктәбен "Хезмәт даны" газетасына яздырды.

(Кукмара, 9 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Алдагы еллардагы матур традицияне дәвам итеп, Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев быел да "Газета бүләк ит" акциясендә катнашты. Ул Мәчкәрә коррекция мәктәбен 2018 елның икенче яртыеллыгына "Хезмәт даны" газетасына яздырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Район газетасы безнең мәктәптә һәрвакыт көтеп алынган кунак, - диде Мәчкәрә коррекция мәктәбенең директор урынбасары Роза Сабитова. – Аны беренче битеннән алып, ахырына кадәр укып чыгабыз, райондагы яңалыклардан хәбәрдар булырга тырышабыз. Сыйныф сәгатьләре вакытында да бик теләп файдаланабыз.

"Подписка бүләк ит" акциясендә теләге булган һәркем катнашып, бүләккә газетага яздырта ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100